“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Питрәч халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең директоры Риаз Яруллин һәм "Бинк" социаль-эш клубы психологы, социаль фәннәр кандидаты Алсу Вылегжанова “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырды.
Чара барышында балаларга мультипликацион видео күрсәтелде. Шулай ук балалар психологик тестлар узды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, балалар зур кызыксыну белән чарада катнашты.