Республикада халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында карау буенча социаль хезмәтләр күрсәтүне оештыруда катнашучы белгечләр өчен белем бирү чараларын гамәлгә ашыру эше дәвам итә.
15–22 апрель көннәрендә «Карауны оештыручы» программасы буенча квалификация күтәрү курслары булып узды. Уку процессы барышында тыңлаучылар озак вакытлы карау системасында карауны оештыручының эш максатлары һәм бурычларын, аның функциональ бурычларын карадылар, эш документациясен алып бару, өйдә карауны планлаштыру һәм оештыру күнекмәләрен, шулай ук чикләүләре булган гражданнар белән аралашу күнекмәләрен формалаштырдылар.
Укытучылар сыйфатында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенең озак вакытлы карау системасын координацияләү бүлеге белгечләре чыгыш ясады.
Курсның 64 тыңлаучысы программаны уңышлы үзләштерде һәм квалификация күтәрү турында таныклык алды.