Республика халкын май аенда озын ял көтә

2026 елның 24 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 1 майЯз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 майҖиңү көне – эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2026 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2026 елның 17 гыйнварындагы 17 номерлы Указы нигезендә 2026 елның 27 мае – Корбан бәйрәмен үткәрү башлану – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы икенче эш көненә күчерелә.

2026 елда 9 май ял көненә, шимбәгә туры килә. 9 майда Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан ял көне 11 майга, дүшәмбегә күчерелә.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше).

Шулай итеп, 1–3 май, 9–11 май ял көннәре булып санала. 30 апрельдә, 8 майда, 26 майда эш көннәре бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International