«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Теләче районының медицина оешмаларына илтү буенча социаль хезмәт күрсәтү эше уңышлы дәвам итә. Авыл халкын «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспорты расланган график буенча илтә.
Бу айда 65 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен маммография үтү эше оештырылган. Бу үз районыңнан читкә чыкмыйча гына сәламәтлекне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Ел башыннан медицина учреждениеләренә барлыгы 376 граждан китерелгән, шулардан 200 кеше диспансерлаштыруга.