"Веста" үзәге белгечләре электрон рәвештә социаль пособиеләр турында мәгълүмат бирүнең дәрәҗәсен тикшерделәр

2016 елның 9 декабре, җомга

Ноябрь аенда Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социологик тикшерү үткәрде. Әлеге тикшерүнең максаты булып халыкка тиешле дәрәҗәдә электрон рәвештә пособие турында мәгълүмат бирүнең дәрәҗәсен тикшерү торды.

Тикшерүдә барлыгы 16 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче 127 ата-ана катнашты. Сораштыру нәтиҗәләре буенча 88% кеше дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге турында белә, 70 проценты социаль түләүләр ала.

Белгечләр сүзләренчә, мондый чаралар дәүләт хакимиятенең барлык дәрәҗәләрендә мәгълүмати эш алып баруын исбатлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International