«Интернетка рәхмәт-2026» компьютер грамотасын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының 12-нче Бөтенроссия конкурсы башланды.
Конкурс Россия Социаль фонды һәм «Ростелеком» ПАҖ тарафыннан «Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясе» нигезләмәләрен һәм «Гаилә», «Озын һәм актив тормыш» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Катнашырга компьютерда һәм Интернетта эшләргә мөстәкыйль рәвештә яки махсус курсларда өйрәнгән пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар (50+) чакырыла.
Барлык мәгълүмат https://azbukainterneta.ru/ сайтында урнаштырылган.
Узган унбер ел эчендә конкурста Россиянең 79 төбәгеннән 45 меңнән артык пенсионер катнашты. 297 катнашучы җиңүче һәм призер булды.