13-15 май көннәрендә «Россия - Ислам дөньясы» XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында 16 яшьтән 25 яшькә кадәр булган яшь аш-су осталары арасында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге өченче Халыкара турниры узачак.
Катнашуны 18 илдән яшь пешекчеләр раслады: Россия, Сәгуд Гарәбстаны, Тунис, Марокко, БГӘ, Катар, Сенегал, Мисыр, Малайзия, Индонезия, Төркия, Иран, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, шулай ук беренче тапкыр катнашачак Төрекмәнстан һәм Иордания вәкилләре. Беренче елда Марокко пешекчесе Уадиду Ридуан җиңүче булды, ә узган елда Гран-прины Тунистан Майсса Эль Куни яулады.
Ярышлар кысаларында шулай ук «Мөмкинлекләре чикле балалар шефлар белән әзерли» дигән социаль әһәмиятле чара уздыру каралган. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмаларда социаль хезмәтләр алучы мөмкинлекләре чикле балалар катнашачак. Балаларга ярдәмгә ата-аналары, педагоглар, шулай ук балаларны чемпионатларга әзерләүдә ярдәм күрсәтүче тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре - остазлар киләчәк.
Шеф-пешекчеләр үзләренең иң яхшы ризыкларын күрсәтәчәкләр, тәҗрибәләре, осталыклары һәм иҗатларының кайбер серләре белән уртаклашачаклар. Балалар белән бергәләп үзләренең иң яхшы ризыкларының кайберсен әзерләячәкләр һәм аларны кунакларга һәм форумга килүчеләргә күрсәтәчәкләр. Мастер-класслар кысаларында балалар шефлар белән умач һәм чәк-чәк әзерләячәкләр дип планлаштырыла.
Чара 14 һәм 15 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә (С кластеры) узачак.