ТР бала хокукларын яклау вәкиле Кумараның “Мелосердие” тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Балалар хокуклары буенча Вәкаләтлесе Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина үзәкнең эшчәнлеге белән танышу, инвалид балаларның хокукларны яклау максаты белән Кукмараның “Милосердие” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булып кайттылар.

Таныштыру барышында Гүзәл Лүбис кызы һәм Илсөяр Хәләлетдин кызы үзәкнең бинасын, белгечләр бүлмәләрен, территориясен, тернәкләндерү җиһазларын карап чыкты.

Ахырда Гүзәл Лүбис кызы “Тылсымлы теләк агачында” балаларга үзенең җылы тәкъдинәрен язып калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International