Халыкара өлкәннәр көне иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Һәр ел саен беренче октябрь көнне без хөрмәткә һәм ихтирамга лаек милләтебез хәзинәләрен – Туган җир өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында бөтен көчен һәм куәтен курсәткән, тылда хезмәт куйган, илебез һәм халкыбызның борылышлы тарихи язмышында баш имәгән өлкәннәребезне хөрмәтлибез.
Бүген Татарстан Республикасында 927 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши, шуларның 197се 100 яшьлек тормыш тәҗрибәсенә ия. Аларны уңайлы тормыш шартлары белән тәэмин итү өчен шактый эшләр эшләнә. Социаль хезмәт эшчәнлеге яхшыра, учреждениеләренең матди-техник базасы ныгытыла. Болар өлкән яшьтәгеләрне кайгырту дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек телим. Һәрвакытта да туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәгездә булсын! Бәхетле булыгыз!