Министрлыкта кадрлар кытлыгы кичергән предприятиеләр белән очрашу узды

2023 елның 3 феврале, җомга

2 февральдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе вәкилләре эшчеләр кытлыгын кичергән эш бирүчеләр белән очраштылар.

Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең башка субъектларыннан хезмәткәрләрне җәлеп итүгә мохтаҗ булган оешмалар исемлеге расланды. Анда 35 оешма керде:

«Римера – Алнас» ҖЧҖ;

«Алсу» Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы» ҖЧҖ;

«Радиоприбор» Әлмәт заводы» АҖ;

«Алабуга аккумулятор заводы» ҖЧҖ;

«Данафлекс-Алабуга» ҖЧҖ;

«А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ;

«Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ;

«Полюс» җитештерү-коммерция фирмасы» ҖЧҖ

«Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ;

«Казан вертолет заводы» АҖ;

«Элекон заводы» АҖ;

«Электроприбор» Казан заводы» ААҖ;

«Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ;

«Союз» Казан тәҗрибә конструкторлык бюросы» АҖ;

«Кварт» Кама-Идел резинотехника акционерлык җәмгыяте» АҖ;

С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы;

«Сафьян» АҖ;

«Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП;

«В. Б. Шнепп исемендәге үзәктән кугыч һәм ротор компрессорлар фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты» АҖ;

«В. И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АО;

«Б. И. Тихомиров исемендәге «Казанский Гипронииавиапром» АҖ;

«Фотон» үзәк конструкторлык бюросы» АҖ;

«Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» АҖ;

«Радиоприбор» АҖ;

«Түбән Кама механика заводы» ҖЧҖ;

«КАМАЗ» ГАҖ;

«Ремдизель» АҖ;

«Казанькомпрессормаш» АҖ;

«Казан оптика-механика заводы» АҖ;

«Электросоединитель» АҖ;

«Казан төгәл машина төзелеше заводы» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ФКП;

«Казан электротехника заводы» АҖ;

«Эникс» АҖ;

«Казан синтетик каучук заводы» АҖ;

«Кориб» ҖЧҖ.

Шулай ук әлеге оешмалар тарафыннан ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге расланган. Анда 58 һөнәр кергән.

Бүгенге көндә Татарстан оешмаларының хезмәткәрләргә ихтыяҗы 3,5 мең кешедән артып китә. Предприятиеләрдә электр-газ белән эретеп ябыштыручы, механик җыю эшләре слесаре, слесарь-ремонтчы, токарь, инженер-технолог, инженер-конструктор, фрезерчы һ. б. белгечләр аеруча кирәк.

Очрашу барышында эш бирүчеләргә Россия Социаль фонды аша дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр. Әйтик, илнең башка субъектларыннан хезмәткәрләрне җәлеп иткәндә субсидия алу өчен, исемлеккә кергән эш бирүче эш эзләүчеләрне тулы эш көненә эшкә алырга, аларга минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган күләмдә хезмәт хакы түләргә тиеш. Шулай ук эшкә урнаштырылган гражданга эш бирүче акчалары исәбеннән финанс ярдәме чаралары билгеләнгән: яңа яшәү урынына күчү чыгымнарын компенсацияләү, торак арендасы, матди ярдәм, туклану, башка түләүләр.

Чара кысаларында очрашуда катнашучыларга «Россиядә эш» Бердәм цифрлы платформасының мөмкинлекләре күрсәтелде. Платформадагы эш урыннарына анализ күрсәткәнчә, эш бирүчеләр арасында кадрлар өчен конкуренция арта бара. Мәсәлән, бүгенге көндә республика предприятиеләренә 656 электр-газ белән эретеп ябыштыручы кирәк. Россия буенча гомумән алганда, 24 меңгә якын мондый белгеч таләп ителә. «Россиядә эш» платформасында тиешле белгечлеге булган гражданнарның 25 мең резюме урнаштырылган.

Шулай ук республика оешмалары өчен эш хакы күзлегеннән вакансияләргә сыйфатлы анализ ясалды. Республика дәрәҗәсеннән дә түбәнрәк хезмәт хакы тәкъдим итүче эш бирүчеләргә сәясәтләрен хезмәт хакын күтәрү ягына карарга киңәш ителде. Бу предприятиенең региональ дәрәҗәдә дә, РФ хезмәт базарында да җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итәчәк.

«Татарстан предприятиеләренә хезмәт хакы ягыннан да, социаль гарантияләр бирү ягыннан да уңай имидж булдыру мөһим», – дип билгеләп үтте ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова. Аның сүзләренчә, республиканың уңай имиджы да мөһим. Татарстан эшкә урнашу, үсеш, белем алу, кызыклы мәдәни, фәнни, спорт тормышы алып бару өчен мөмкинлекләр бирүче территория булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International