Әлмәттә «Мин коррупциягә каршы!» конкурсы катнашучыларын бүләкләделәр. Иҗади ярыш «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең балалары өчен оештырылды.
Конкурста катнашкан балалар фантазия һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Балалар үзләренең фикерләрен һәм хис-кичерешләрен чагылдырган төрле рәсемнәр тәкъдим иттеләр.