Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында, Әниләр көне алдыннан Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Әниемнең яраткан җырлары» дигән бәйрәм чарасы узды.

Әниләр һәм әбиләр өчен бию мастер-классы, психолог белән әңгәмә, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле белән профилактик әңгәмә оештырылды. Кунакларга «Мин сине яратам» фотокүргәзмәсе, шулай ук балалар кулы белән эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Концерт программасының үзенчәлеге шунда ки, балалар әниләре һәм әтиләре белән бергә гаилә иҗат номерларын тәкъдим иттеләр. Алар шигырьләр укыдылар, хезмәт һәм иҗат остаханәләре эше кысаларында ясалган бүләкләр бүләк иттеләр.

Кунаклар һәм педагоглар да концертта актив катнаштылар.

Бу чара гаилә кыйммәтләрен искә төшерү һәм бер-береңә чиксез мәхәббәт, рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International