Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «Ана изгелеге» халыкара конкурсы финалистларын бүләкләү булды.
Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә «Гаиләне комплекслы озата бару белгечләренең иң яхшы команда эше» дипломы һәм «Ана изгелеге 2025» медале тапшырылды.
Шулай ук «Ышаныч» үзәге директоры Гөлнара Кәримова X «Гаилә сәламәтлеге – милләт сәламәтлеге» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.