Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре менталь тайпылышлары булган гражданнар белән дәресләр үткәрәләр. Социаль участокларның берсендә чираттагы чараны социаль педагог Фәния Гайнетдинова һәм психолог Әлфина Фәхриева үткәрде.
Карандашлар, кайчы һәм төсле кәгазь белән эшләп, яшь инвалидлар бәйрәмнәргә үз туганнары һәм якыннары өчен бүләкләр әзерләргә өйрәнәләр.
Эшчәнлекнең төрле төрләрен тәэмин итү, ялны оештыру өчен мәдәният, спорт һәм мәгариф учреждениеләре белән тыгыз ведомствоара хезмәттәшлек җайга салынган, бу исә социаль изоляцияләүне җиңеп чыгарга, гражданнарның физик һәм психик сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итә.