20 декабрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә чираттагы дәрес булып узды.
Социаль хезмәт алучыларга индивидуаль-дифференциацияләнгән караш нәтиҗәсендә, һәр яшь кешегә үз теләге буенча эшләнмә башкару мөмкинлеге бирелде. Кемдер Яңа ел уенчыгы ясады, кемдер чигү чикте, кемдер рәсем ясауга өстенлек бирде. Барлык катнашучылар да үз эшләреннән канәгать калдылар.