2023 елга Министрлыкның максатларын сайлау буенча тавыш бирүгә йомгак ясалды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

6 декабрьдә 2023 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын сайлау буенча тавыш бирү тәмамланды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләләрне саклауга, гражданнарны эшкә урнаштыруга, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны профилактик тикшерүләргә һәм диспансерлаштыруга илтүгә, комплекслы тернәкләндерү һәм инвалидларны, инвалид балаларны, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү хезмәтләрен арттыруга багышланган максатлар аеруча күп тавыш җыйды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Министрлыкта 2023 елга максатларны һәм бурычларны билгеләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.

Иҗтимагый совет утырышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлгән гражданнар катнаша ала.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче гражданнарны алдан теркәү тәртибе белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International