«Өмет утравы» үзәге «Музей һәркем өчен» чарасын үткәрде

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Инвалидлар декадасы кысаларында «Музей һәркем өчен» дигән чара уздырганнар. Анда көндезге төркемдә катнашучылар килде.

Туган якны өйрәнү музее директоры Людмила Спирина музей экспонатлары белән таныштырды, борынгы әйберләр белән бәйле кызыклы хикәяләр сөйләде. Аннары музей хезмәткәрләре барлык катнашучылар өчен төрле мастер-класслар үткәрделәр. Музей кунаклары зур теләк һәм мавыгу белән иҗади эшчәнлеккә чумдылар. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International