«Абилимпикс» җиңүчеләре «Восхождение» үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен мастер-класслар үткәрделәр

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатында җиңүчеләр тернәкләнүчеләр өчен мастер-класслар уздырганнар.

Яруллина Әлфинур брошка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Искәртеп үтәбез, быел ул «Абилимпикс»ның финал этабында беренче урын алды.

Реабилитантлар өчен үзенчәлекле мастер-классны Садриев Артур үткәрде. Әлфинур кебек үк, ул күп тапкырлар «Абилимпикс» чемпионатында җиңүче һәм призер булды. Артур тәмле коймак пешерү осталыгы белән уртаклашырга булды. Социаль хезмәт алучылар Артур рецептын истә калдырып, киләчәктә туганнары һәм дуслары өчен коймак пешерергә теләделәр.

Мастер-классларда катнашучылар остазларны игътибар белән күзәттеләр һәм барлык кирәкле гамәлләрне этаплап башкардылар. Нәтиҗә барысын да сөендерде. Реабилитантлар якыннарына матур брошкалар күрсәтергә һәм алар өчен өйдә тәмле һәм хуш исле коймак әзерләргә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International