Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында даими рәвештә инструктажлар үткәрә. Технология куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларын профилактикалау чаралары турында комплекслы мәгълүмат бирү юлы белән социаль якланганлыкны ныгытуга, өлкән яшьтәге гражданнарның көндәлек тормышта иминлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.
Социаль хезмәтләр алучылар белән «Янгын куркынычсызлыгы», «Террорчылык», «Юл хәрәкәте кагыйдәләре», «Сак булыгыз, мошенниклар!», «Электр куркынычсызлыгы» кебек төрле юнәлешләр буенча чаралар үткәрелә.