Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә кунакка җирле ат спорты мәктәбеннән кечкенә ат килде. Пенелопа кушаматлы пони беренче минуттан ук өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарын яулап алды. Аларның күбесе өчен хайваннар белән аралашу – сирәк була торган шатлык, ә атлар ярдәмендә тернәкләндерү һәм терапия методы чын могҗизалар тудыра.
Миниатюр атны учреждениегә кертү белән, әби-бабайларның йөзләрендә елмаю балкый башлады. Пони түземлелек белән үзен сыйпарга рөхсәт итте, рәхәтләнеп сыйланды һәм хәтта уртак фотографияләр ясарга бирде. Учреждение диварларыннан сирәк чыгып йөрүче аз хәрәкәтләнүчеләр өчен мондый чара чын бәйрәм булды.
«Без балачакка кайттык кебек», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты социаль хезмәтләр алучы Лиза Харисова.
Актүбә ат спорты мәктәбе хезмәткәрләре хайваннарның кешенең кәефен тоюларын билгеләп үтәләр: Пенелопа үзен ягымлы һәм тыныч тотты, әйтерсең лә ул җылылык һәм кайгыртуга аеруча мохтаҗ кешеләрдә кунакта булуын аңлады.
Мәктәп планнарында – дустанә визитларны дәвам итү, чөнки пони белән аралашу өлкән яшьтәге кешеләргә озак вакытка күтәренке рух һәм позитив бүләк итә.