Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсенә йөрүчеләр социаль-көнкүреш адаптациясе буенча кулинария мастер-классында катнаштылар.
Катнашучыларга пәрәмәч пешерергә тәкъдим ителде. Хезмәт буенча инструктор куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде. Аннары хезмәт алучылар бик теләп әзерләү процессына кушылдылар.
Мондый дәресләрдә бүлек карамагындагылар ашарга пешерергә генә өйрәнмиләр, ә мөстәкыйль рәвештә үстергән продуктларны да кулланалар. Мондый алым мотивацияне көчәйтә, җаваплылык хисе формалаштыра һәм ризык әзерләүнең тулы циклында уникаль тәҗрибә бирә.
Традиция буенча практик дәрес камыр ризыкларыннан авыз итү белән тәмамланды.