Карау мәктәбе: башкалар турында кайгыртучыларны кайгыртып

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Гаилә» милли проекты кысаларында Карау мәктәбе эшли. Аның төп бурычы – аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарын һәм социаль хезмәткәрләрне авыруларны һәм инвалидларны өйдә карау күнекмәләренә өйрәтү.

Төркемле һәм индивидуаль дәресләр, шулай ук техник тернәкләндерү чараларын куллану буенча практик дәресләр үткәрү өчен үзәктә махсус кабинет җиһазландырылган. Моннан тыш, өйрәтелгән белгеч аз хәрәкәтләнүче гражданнарның өйләрендә индивидуаль дәресләр үткәрә. Дәресләрдә тыңлаучылар туклану һәм карау кагыйдәләре турында теоретик белемнәр алалар, шулай ук үзләре турында мөстәкыйль кайгырта алмаган өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карауның гади һәм аңлаешлы ысулларын үзләштерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International