24 ноябрьдә Балтач мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышланган чара узды. Бәйрәмгә мобилизацияләнгән гражданнарның әниләре һәм хатыннары, күп балалы әниләр чакырылган иде. Залда 292 хатын-кыз, шул исәптән мобилизацияләнгән гражданнар гаиләсенең 60 вәкиле бар иде.
Катнашучылар алдында башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов чыгыш ясады. Ул ике күп балалы анага – Гөлназ Шакирҗановага һәм Лилия Сабирҗановага «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медальләрен тапшырды.
Бәйрәм чарасы матур җырлар һәм дәртле бию номерлары белән үрелеп барды.
Бәйрәмне оештыруда шулай ук «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре дә катнашты. Ә 23 ноябрьдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре инвалид балалар тәрбияләүче әниләр өчен фитнес-тренер белән очрашу һәм йога сеансында катнашу оештырдылар. Әниләр мәшгуль булганда, балаларга вак моториканы үстерү, шулай ук хезмәт күнекмәләрен формалаштыру өчен конкурслар тәкъдим ителде.
Бәйрәм алды чарасын көндезге төркемдә дә үткәрделәр. Төркемдә катнашучыларның берсе, Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше аша чәчтараш курсларын уңышлы тәмамлаган Раушания Фәйзрахманова, чәчтараш эше буенча мастер-класс үткәрде.