Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә аутизм спектры бозылган балаларда бармак хәрәкәтен үстерү өчен стандарт булмаган җиһазлар файдалану буенча дәрес уздырылды. Чәч керешләре белән уеннар тәкъдим ителде.
Тәрбияче Елена Тарасова фикеренчә, стандарт булмаган җиһазлар һәм предметлар белән мондый уен дәресләре тәрбияләнүчеләрдә вак моториканы гына түгел, ә сөйләм, хәтер, игътибар, иҗат сәләтләрен дә үстерергә ярдәм итә, дустанә мөнәсәбәтләр булдыра, тәрбияләнүчеләргә шатлык бүләк итә.