22 ноябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшләүче көндезге төркемдә Әниләр көне уңаеннан чара уздырылды. Анда «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге педагог-оештыручысы Ләйлә Миңнуллина катнашты.
Чара традицияләрне саклауга, анага сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга, аңа мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлдерелгән иде. Яшьләр үзләренең барлык җылы хисләрен әниләр өчен үз куллары белән ясалган открыткаларда чагылдырды.