Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Альбина Ганина социаль хезмәтләр алучылар белән төркемле чара уздырды.
Бармак моторикасын һәм игътибарны үстерү өчен кинезиологик күнегүләр комплексыннан башладылар. Өлкәннәрне һәм инвалидларны коммуникация һәм танып белү сәләтләрен үстерү буенча башка күнегүләр дә көтә иде. Шулай ук шәхси чикләрнең нәрсә икәнлеге һәм аларны ничек төзү турында сөйләштеләр.
Альбина Ганина сүзләренчә, мондый төркемле чаралар яхшы психотерапевтик эффект бирә: катнашучыларга ялгызлык һәм авырулар турында уйларны җиңәргә булыша, бер-берсе белән уңай аралашырга өйрәтә. Яшәүчеләргә чараларның ярдәмче материаллар белән тулыландырылуы ошый. Бу уен эффектын бирә, балачакның якты мизгелләрен искә төшерә. Нәкъ менә шуңа күрә мондый чараларның тернәкләндерү эффекты һәрвакыт югарырак.