«Чишмә» үзәге карамагындагылар китап дөньясына сәяхәт кылдылар

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

27 октябрьдә Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ләйсән Хөсәенова көндезге төркемдә катнашучылар белән Теләче үзәк китапханәсендә булдылар.

Китапханә хезмәткәрләре кунакларны җылы каршы алды һәм экскурсия барышында аларны уку залы, китаплар белән таныштырды. Социаль хезмәт алучылар шулай ук стеллажларга куелган төрле темаларга язылган китапларны зур кызыксыну белән карадылар, китапларны сакчыл куллану кирәклеге турында игътибар белән тыңладылар.

Экскурсия социаль хезмәт алучыларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International