Социаль хезмәтләр алучы Анна Эккемеева «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә даими рәвештә дәресләргә йөри. Кыз бик теләп кул эшләре белән шөгыльләнә. Ул үзе крючок белән бәйли, бу осталыкка төркемдәге башка яшьләрне дә өйрәтә.
Анна Эккемеева шулай ук кәнфит кәгазеннән эшләнмәләр ясый. Бик матур әйберләр килеп чыга. Мондый кул эше фантазияне һәм кулларның моторикасын үстерергә ярдәм итә.