«Өмет яры» комплекслы үзәге бөтенроссия флешмобына кушылды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

14 октябрьдә Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре барлык чараларны да «Минем әти – үрнәк һәм таяныч» Бөтенроссия гаилә флешмобына багышладылар.

Социаль хезмәт алучылар Әтиләр көненә багышланган акциягә бик теләп кушылды. Көндезге төркемдә әтиләрнең портретларын ясадылар, ә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Минем әтием иң яхшысы» дигән аппликация ясау буенча мастер-класс оештырылды.

Социаль хезмәтләр алучыларның эшләре учреждениенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә #деньотца2022 һәм #ФондАндреяПервозванного хештегы белән урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International