Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлеккә юл» дигән рекреацион-сәламәтләндерү чарасы уздырылды. Анда 10 кеше катнашты.
Чараның максатлары – сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү һәм үз-үзеңне көйләү күнекмәләрен үзләштерү аша физик, психик сәламәтлекне саклау.
Сәламәтлек өчен куркыныч факторларның берсе – озак вакытлы стресс, ул дулкынлануга, даими борчылуга китерә, шуның белән эчке органнарның авыруларына китерергә, хроник авыруларны көчәйтергә һәм иммунитет төшүгә китерергә мөмкин. Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар синхрогимнастика ярдәмендә озак вакытлы стресс нәтиҗәләрен ничек җиңәргә икәнен өйрәнеп кенә калмыйча, һәр күнегүнең организмга һәм кешенең психоэмоциональ торышына йогынтысы турында аңлатма да алдылар.