4 октябрьдә узган «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес өлкәннәр декадасына багышланган иде. Социаль хезмәт алучылар үзләренең өлкән яшьтәге әти-әниләре өчен котлау открыткалары ясадылар.
Чараның максаты – өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, өлкән яшьтәге кешенең үз-үзенә кайгыртучан караш таләп итүен аңлауны формалаштыру.
Шулай уртак мәнфәгатьләр белән берләшкән яшьләр бер-берсен аңларга һәм аралашырга өйрәнәләр.