Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре менталь бозылышлары булган кешеләр белән эшләүдә тирә-юньдәгеләр белән аралашу кыенлыкларын җиңеп, психо-эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән яңа коррекция һәм үстерү технологияләрен кулланалар.
Психолог Алия Нигъмәтҗанова «Мозартика» уен технологиясен кулланып дәрес үткәрде, дәрестә көндезге төркемнән җиде кеше катнашты.
Психолог сүзләре буенча, «Мозартика»ны куллану җиңел. Ул күңелле тәэсир һәм балачак хисе уята, киеренкелекне, тискәре эмоциональ халәтне җиңеләйтә, уйлап чыгарылган сюжет турында сөйләргә теләк тудыра.
Яшьләр актив рәвештә уенга кушылды һәм дөнья образын фигуралы карточкалар ярдәмендә җыйды. Карточкалардан ясалган композицияләр, уен процессы тәмамланганнан соң, фотога төште, ә психолог төркемнең һәр әгъзасының хикәясен язды.
Соңыннан яшьләр үз хисләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.