«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр табигать сагында

2022 елның 16 сентябре, җомга

Россия урман көне кысаларында ТР Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Урманнар – планетабызның байлыгы» дигән экологик чаралар үткәргәннәр.

Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары В. Сухомлинскийның «Сандугач алдында оят» дигән хикәясен тыңладылар, «Ярый / ярамый» уенын уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр: урман нигә кирәк? Кешеләр урманнарга нинди зыян китерә? Урманда үзеңне ничек тотарга? Дәреснең гамәли өлешендә балалар урман җәнлекләрен буядылар.

Ә урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балаларга «Урман – безнең байлыгыбыз» видеоролигын күрсәттеләр. Балалар урманның кислород чыганагы икәнен белделәр. Приютта тәрбияләнүчеләр түгәрәк өстәл оештырдылар һәм кече Ватанның экологик проблемалары турында фикер алыштылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, дару үләннәре турында белемнәре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International