Минзәләлеләр тарихи паркта булдылар

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорттан социаль хезмәт алучылар Казанның «Россия – минем тарихым» тарихи паркында экскурсиядә булып кайтканнар.

Экскурсиядә өлкәннәр һәм инвалидлар яңа информацион технологияләр белән танышты, алар ярдәмендә Россиянең бай тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнде.

Паркта Татарстан Республикасы тарихы да тәкъдим ителгән: беренче төрки дәүләт оешмаларыннан алып бүгенге көнгә кадәр.

Социаль хезмәт алучылар илнең үткәненә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар һәм иң мөһим тарихи вакыйгаларның шаһиты булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International