«Изгелек» «Татарстан тарихы сәхифәләре буйлап» узды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Татарстан тарихы сәхифәләре буйлап» дигән викторина узды.

Әлеге чара республика һәм татар халкы тарихы турындагы белемнәрне киңәйтүгә һәм Республика көненә багышланган иде.

Чарада катнашучыларны дәрес темасына кертү максаты белән «Татарстан һәм татар халкы тарихы» дигән темага әңгәмәдән башладылар.

Аннан соң «Тарихи портрет», «Тарихи география», «Мәдәният» дигән берничә этаптан торган викторина үткәрделәр. Соңыннан иң киң күзаллаулары һәм шактый эрудициясе булган кешеләрне билгеләделәр.

Үткәрелгән чарадан соң анда катнашучылар мондый дәресләрне ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр, чөнки алар кече Ватанга мәхәббәт турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International