«Здравушка»да хәзер даруханәнең эш серләрен беләләр

2022 елның 26 августы, җомга

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр челтәрле даруханәдә экскурсиядә булдылар. Чара һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында оештырылды.

Экскурсиягә 14 яшькә җиткән социаль хезмәт алучылар китте. Провизор белән бергә үзәк белгечләре балаларга даруханә эшенең ничек оештырылуын күрсәттеләр.

Балалар фармацевтларның һәм провизорларның профессиональ серләрен, шулай ук әлеге һөнәрләрнең аерымлыкларын белделәр.

Билгеле булганча, ике белгечлек вәкилләренең дә профильле медицина белеме булырга тиеш, һәм алар даруларны сата, сатып алучыларга консультация бирә, аналоглар сайлый, шулай ук табиб рецепты буенча дарулар җибәрә ала. Провизор да, фармацевт та дару чараларының химик үзенчәлекләрен тикшерергә, даруханәдә сатыла торган барлык препаратларны куллану һәм дозировкалау составлары, нормалары турында мәгълүмат белергә тиеш. Әмма бу белгечлекләр арасында аермалар бар. Һәм иң мөһиме – һөнәри белем бирү үзенчәлеге.

Җыелган яшүсмерләргә рецептура препаратларын сатуда дозировкаларны саклауның мөһимлеге һәм даруларны саклау үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Барысы да аптекада эш процессын оештыру нечкәлекләреннән зур тәэсир алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International