2022 елның август башына Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен 34 гаилә төзелгән. «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» технологиясе республикада 2017 елда старт алды. Ел саен дистәләгән өлкән яшьтәге татарстанлы яңа гаиләләр, лаеклы тәрбия һәм игътибар ала. Бу бурычларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты үти.
Шундый гаиләләрнең берсе Татарстан Республикасының Кайбыч районында Олы Подберезье авылында яши.
Район хастаханәсендә табиб булып эшләүче Наталья Гаврилова Ольга Николаевнаны үз гаиләсенә ничек кабул итәргә карар кылуы турында сөйләде: «Мин хастаханәдә эшлим. 2021 елның гыйнварында безгә Ольга Николаевнаны алып килделәр. Ул аягын сындырган иде. Аңа операция ясадылар, хастаханәдән чыккач, Ольга Николаевна безнең белән яшәячәк дидем. Гаилә каршы булмады. Без аның белән электән үк дус идек, һәрвакыт аңа хуҗалык буенча булышып тордык. Травма бик катлаулы булганга аңа лаеклы тәрбия кирәк иде. Ул ялгыз хатын, ирен һәм улларын җирләгән. Мин Ольга Николаевнаны бу хәлдә калдыра алмадым».
«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ольга Николаевнаның хәлен ай саен белешәләр. Әби яшәү шартлары белән тулысынча канәгать. Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, гаилә бик тату. Ольга Николаевна сизелерлек үзгәрде, яңа туганнары тарафыннан кайгырту аңа үзен гаиләнең бер өлеше итеп хис итәргә мөмкинлек бирә. Социаль элемтәләргә керү – иң яхшы тернәкләндерү, дип билгеләп үтә «Өмет» үзәге социаль хезмәткәрләре. Әби Наталья Геннадьевнага игелек һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәтле.
Өлкән кешене тәрбиягә алырга теләгән гаиләләр өлкән яшьтәге кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормаска тиеш. Моннан тыш, социаль яклау органында торак мәйданының һәм гаиләнең җан башына уртача кеременең Татарстан Республикасы законнары таләпләренә туры килүен расларга кирәк. Хроник авырулары булган, хөкем ителгән, бәйлелекләре булган кешеләргә өлкән кешене тәрбиягә алырга рөхсәт ителми.
«Гаиләгә өлкән кешене кабул итү – бик җаваплы адым. Гаилә өлкән кешене тәрбияләргә, аның ихтыяҗларын үтәргә бурычлы. Тәрбиягә өлкән кешене алган гаиләләр матди ярдәм алалар. Әйтик, Наталья Геннадьевнаның гаиләсе 1 төркем инвалид Ольга Николаевнаны карый һәм 10 мең сум ала. 2 төркем инвалидны тәрбияләгән гаиләләр аена 8 мең сум алалар. Инвалид булмаган яки 3 төркем инвалид булган өлкән яшьтәге гражданнарга айлык акчалата ярдәм 6 мең сум тәшкил итәчәк», – дип аңлаттылар Кайбыч районы социаль яклау бүлегендә.