«Туган як осталары» конкурс-фестивалендә катнашыр өчен гаризалар кабул ителә

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Август-сентябрь айларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында хезмәтләр алучылар арасында республика конкурс-фестивале оештыра.

«Туган як осталары» конкурс-фестивале интернат-йортларда тәрбияләнүчеләрнең иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри осталыгын, тәҗрибәсен һәм күнекмәләрен өйрәнү һәм тарату өчен үткәрелә.

«Туган як осталары» конкурс-фестивале өлкән яшьтәге татарстанлыларны актив эшчәнлеккә һәм аралашуга этәрергә тиеш, бу, билгеле булганча, аларның психоэмоциональ халәтендә уңай чагылыш таба һәм тормыш сыйфатын яхшырта.

Конкурс «Декоратив-гамәли иҗат», «Нәфис сүз» һәм «Кулинария осталыгы» номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен гариза белән бергә мәҗбүри рәвештә видеоролик җибәрелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм видеороликлар rrc.org@bk.ru электрон почтасына яки 420107, Казан ш., Петербург ур., 40 адресы буенча җибәрелергә мөмкин.

Гаризалар 2022 елның 15 августыннан 5 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International