Җәйге эссе: үз-үзеңә ярдәм ит

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Җәйге челләне өлкәннәр һәм инвалидлар, кагыйдә буларак, зур авырлык белән кичерәләр. Шуңа күрә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында махсус лекция оештырганнар.

Интернат-йортның шәфкать туташы Адилә Миңнуллина үзенең лекциясендә җәйге эссе көннәр вакытында, урам термометры шкаласы 30 градуска якын булганда, үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерде: мөмкин булганча эссе вакытта кояшка чыкмаска, баш киемнәре кияргә, күп су эчәргә, әмма салкын су түгел.

Социаль хезмәт алучылар бу киңәшләрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр. Шулай итеп, тыңлаучыларны төрле сораулар борчыды: эссе вакытта нинди киемнәр кияргә, температураның артуы төрле авырулары булган кешеләргә ничек йогынты ясый, кызу вакытта кемгә хәрәкәт активлыгы ярамый.

Адилә Миңнуллина сүзләренә караганда, сәламәтлек саклауның төрле темалары буенча мондый лекцияләр интернат-йортта яшәүчеләргә бик файдалы: алар тышкы дөньяның төрле куркынычларын кисәтү мөмкинлеген бирә. Һәм, әлбәттә, сәламәтлекне сакларга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International