«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр үз хис-тойгыларын белдерергә өйрәнә

2022 елның 29 июле, җомга

Кичә Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының педагог-психологы Наталья Конова сенсор бүлмәсендә дәрес үткәрде. Анда мәктәпкәчә яшьтәге 6 бала катнашты.

Дәрес «Телең белән хисеңне күрсәт» дип аталган сәламләү белән башланып китте. Аннан соң балалар яңа хис белән таныштылар, аны куллары, аяклары, хәрәкәтләре белән күрсәттеләр. «Җөмләне тәмамла» күнегүендә сабыйлар гаепнең нәрсә икәнлеге һәм нәрсә өчен оят була, шул темаларга фикер алышты. Дәреснең гамәли өлешендә алар тәкъдим ителгән темага рәсемнәр ясадылар, рәсемнәр турында фикер алыштылар.

Киләсе күнегү вак моторика һәм иҗади карашны үстерүгә ярдәм итте. Үз халәтен үзгәртү өчен балалар сыннар ясадылар.

Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр «Тылсымлы капчык» күнегүен башкардылар, кемгә нәрсә өчен оят булуын сөйләделәр. Ахырда укучылар һәр кешедә гаеп һәм оят хисе бар дигән нәтиҗәгә килделәр, үз хаталарын тану һәм гафу үтенү бик мөһим.

Оештыручының сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга эмоциональ халәтен мимика һәм ишарәләр ярдәмендә күрсәтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International