«Өмет» комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә катнашучыларны бисер белән чигү техникасы белән таныштыралар

2022 елның 12 июле, сишәмбе

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» проектын тормышка ашыру кысаларында 11 июль көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә бисер белән чигү буенча мастер-класс оештырганнар. Чарада көндезге төркемнән җиде кеше катнашты.

Дәрестә катнашучыларны бисер тарихы һәм төрләре белән таныштырдылар, чигүнең берничә төрен күрсәттеләр. Танышу өлешеннән соң социаль хезмәт алучылар иҗади атмосферага чумдылар, һәркем беләзек ясады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бисер белән чигү кулларның вак моторикасын, иҗади сәләтне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International