28 июнь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья һәркемгә бер» программасы кысаларында көндезге төркемдә дәрес узды.
Социаль хезмәт алучылар иҗади эшләр башкардылар – крючок белән бәйләделәр, рәсем ясадылар, аппликацияләр ясадылар. Иҗади эшчәнлек кеше тормышында зур роль уйный. Кул эшләнмәләрен ясау процессында үз кыйммәтеңне тою көчәя, эчке контроль һәм тәртип хисе туа. Иҗат эчке кыенлыкларны тискәре кичерешләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Моннан тыш, эшләнмәләрне башкару барышында төрле материаллар белән эшләү күнекмәләре формалаша. Дәресләр барышында кабул итү, фикерләү, вак моторика, күрү-хәрәкәт координациясе, игътибарлык, хәтер үсә.