21 июнь көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә көндезге төркем белән «Акварель белән буя!» дигән дәрес үткәрделәр. Катнашучылар гипстан фигуралар ясадылар.
Буяулар белән эшләү иҗади сәләтләрне үстерә, балаларда эстетик зәвык һәм кул хезмәте күнекмәләре формалаша. Иҗади эшчәнлек киеренке эштән соң тернәкләнү процессларына уңай тәэсир итә. Моннан тыш, эшләнмәләр интерьерның матур бизәге һәм искиткеч бүләк булачак.
Дәрестә биш социаль хезмәт алучы катнашты. Алар барысы да бик күп күңелле тәэсирләр алдылар.