«Тәтеш балкышы» үзәге каршындагы көндезге төркемдә катнашучылар бәйләү һәм рәсем ясау белән шөгыльләнәләр

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

21 июнь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья һәркемгә бер» программасы кысаларында көндезге төркемдә чираттагы дәрес узды.

Үткәрелә торган дәресләрнең төп юнәлеше – социаль хезмәтләр алучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Иң кулай шөгыль булып бәйләү һәм рәсем ясау тора. Өстәвенә, зур булмаган коллективларда эшләү өчен уңайлы атмосфера булдыру җиңел.

Сәнгать иҗаты үз мәнфәгатьләрен һәм аралашу даирәсен киңәйтергә, мәдәният дөньясына тартылырга ярдәм итә, тормышны рухи бай һәм эчтәлекле итә. Бу – башкалардан аерылганлык халәтен киметү һәм үз-үзләрен социаль төркемнәрнең генә түгел, гомумән җәмгыятьнең дә тормышка бәйле булуга инандыру алымнарының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International