Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген, Балаларны яклау көнендә, республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә балалар, шулай ук аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чаралары уза.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Снежанна Горбунова һәм социаль педагог Оксана Лямова бәйрәм-күңел ачу программасы оештырганнар. Чарада социаль хезмәт алучылар, шул исәптән «Волонтер» үзәге әгъзалары катнашты.

Бәйрәм программасы уен формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды. Шулай ук балалар өчен сабын куыклары тамашасы оештырылды.

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Наз» Хәйрия фонды белән берлектә көндезге төркемдә катнашучылар өчен театрга баруны оештырганнар. Социаль хезмәт алучылар «Шәфкать» спектаклен карадылар. Артистлар булып «Могҗиза» театр студиясеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар чыгыш ясады.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфия Вәлиева һәм Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Зөфәр Харисов белән бергә фотога төшү һәркем өчен күңелле сюрприз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International