Көндезге төркем эшчәнлеге кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге вәкилләре С.Р. Изамбаева һәм С.М. Гыйззәтова белән очрашу узды.
Дәрестә катнашучылар «йогышлы авыру» төшенчәсе, җенси юл белән бирелә торган авыруларны профилактикалау чаралары белән таныштылар. Шулай ук алар җенси юл белән бирелә торган авыруларны йоктыру куркынычы туганда мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган үзәкләр турында да белделәр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, балаларның җенси тәрбия һәм куркынычсызлык өлкәсендә белемнәрен арттырулары мөһим.
Мондый эшчәнлек 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә ВИЧ-инфекцияне таратуга каршы тору буенча дәүләт стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында мөһим юнәлеш булып тора.