23 нче май көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә чираттагы очрашу булып узды. «Син барысын да булдырасың!» программасы кысаларында гаилә белән эшләү буенча белгечләр Ольга Бывальцева һәм Наталия Кудряшова декупаж буенча мастер-класс үткәрделәр.
Дәрес башында психолог Евгения Бочкарева катнашучыларга техниканың барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Кереш әңгәмәдән соң белгечләр катнашучыларга эшнең ничек башкарылуы турында аңлаттылар. Яшьләргә тәлинкәләрне бизәргә тәкъдим иттеләр.
Иҗади эш барышында социаль хезмәт алучылар бер-берсе белән аралаштылар, тәлинкәне бизәү идеяләре белән уртаклаштылар. Эшләнмәләр матур һәм пөхтә килеп чыкты. Яшь инвалидлар эшләнмәләрне әниләренә бүләк иттеләр.