6 нчы май көнне Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидулина һәм Зилә Мөдәрисова көндезге төркем эше кысаларында интеллекты бозылган затлар белән чираттагы чара уздырганнар.
Дәрес, традиция буенча, хәрәкәт активлыгын үстерү программасы кысаларында гомуми үсеш, сәламәтләндерү күнегүләре комплексыннан башланды. Катнашучылар гомуми физик әзерлек күнегүләрен башкардылар. Аннары социаль хезмәт алучылар белән «CRAFT тарих» социаль технологиясе буенча дәрес үткәрелде. Ул тегү эшенә, аның барлыкка килү тарихына багышланган иде.
Моннан тыш, «Арт-терапия» технологиясе кысаларында катнашучылар кәгазь салфеткалардан кәнәферләр ясадылар. Социаль хезмәт алучылар актив эшкә кушылдылар, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтә алдылар.