Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә көндезге төркемдә дәрес уздырдылар

2022 елның 6 мае, җомга

«Син барын да булдырасың!» 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге инвалидларны социаль яклау программасы кысаларында бүген Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә чираттагы очрашу узды. Ул Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Гаилә белән эшләү буенча белгеч һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Җиңү салюты» дигән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Иҗади процесс мастер-класста катнашучыларга шатлык китерде.

Аннары төркемдә катнашучыларга хәрби тематикага берничә конкурс тәкъдим иттеләр. Очрашу ахырында яшь инвалидлар белән «Сугышта җырларга урын юк, дип кем әйтте?» дигән җыр конкурсы уздырдылар. Чара легендар «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International