4 май көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Минем кәефем» дип исемләнгән дәрес үткәрделәр. Чарада көндезге төркемнән сигез кеше катнашты.
Төп бурыч – эмоциональ халәтне тотрыклыландыруга, үз-үзеңә бәя бирүне арттыруга, һәр катнашучының иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән психопрофилактика эше. Бу эш арт-терапия методларын кулланып башкарылды. Социаль хезмәт алучылар тренингта катнаштылар, кешенең эмоциональ халәтен аерырга өйрәнделәр, үзләрен «Йомры икмәк» әкияте ролен башкаручылар сыйфатында сынап карадылар һәм «Минем кәеф агачы» дигән кул эшләнмәләрен ясадылар.
Дәрес ахырында социаль хезмәт алучылар үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.